Пензадан Альбина Медведева халыкара «Татар кызы» бәйгесе җиңүчесе булды
Үзбәкстанда үткән халыкара «Татар кызы» бәйгесе җиңүчесе билгеле. Быел ул титулга Пензадан Альбина Медведева лаек булды. Җиңүче таҗын һәм милли хәситәне Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм 2019 елда халыкара «Татар кызы» булып танылган Лилия Камилова тапшырды.
Гран-при иясе Альбина Медведевага «Лада-Гранта» машинасы бүләк иттеләр.
«Бу хыялны тормышка ашыручы Ходаема, әти-әниемә бик рәхмәтле. Оештыручыларга, кызларга, сеңелләремә, иганәчеләргә безгә шундый зур әкиятне күрсәтүләре өчен бик зур рәхмәт. Бу чыннан да искиткеч мизгелләр. Минем күңелем, көчем туган телемдә, туган җиремдә, халкымда. Татарлыгым белән мин бик горурланам. Бик зур рәхмәт», – диде Альбина Медведева җиңүеннән соң.