«Беренчеләр хәрәкәте» активистлары Мөслимдә кызыклы әңгәмәләр һәм флешмоб үткәрде
![«Беренчеләр хәрәкәте» активистлары Мөслимдә кызыклы әңгәмәләр һәм флешмоб үткәрде](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/9/19/6e8a62a24b50dfc9138b30ad556a0370.jpg)
Татарстан районнары буйлап хәрәкәт итүче «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары Мөслимдә дә булды. Бирегә «Беренчеләр хәрәкәте» автобус туры килде. Бу хакта «Мөслим-информ» хәбәр итә.
«Беренчеләр хәрәкәте» активистлары ике төркемгә бүленеп Татарстан районнары буйлап хәрәкәт итә. Алар инде 20дән артык район үзәгендә булырга өлгергән.
Командадагы егет-кызлар мавыктыргыч формада уеннар оештыра, кызыклы әңгәмәләр, флешмоб үткәрә. Шул рәвешле «Беренчеләр хәрәкәте»нең максатлары, проектлары, укучылар өчен мөмкинлекләре белән таныштыра. Чарада районның барлык тугызъеллык һәм урта мәктәп укучылары, политехник техникум студентлары катнаша.