Вильфанд Россиянең 16 төбәгендә урманнарда янгын чыгу куркынычы артуын фаразлады
Якын көннәрдә Россиянең Курск, Тамбов, Ростов, Томск өлкәләрендә, Кырым, Коми республикаларында һ.б. төбәкләрендә янгын чыгу куркынычының гадәттән тыш югары булачагы фаразлана. Ял көннәрендә Мәскәү өлкәсендә дә урманнарда янгын чыгу куркынычы артачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.
«Күп кенә төбәкләрдә янгын чыгу куркынычы арта. Үзәк федераль округның көньягында - Тамбов, Курск, Воронеж, Белгород өлкәләрендә ул бу атна дәвамында гадәттән тыш дәрәҗәгә җитәчәк. Атна ахырында Мәскәү өлкәсендә дүртенче (югары) дәрәҗәгә кадәр артачак. Табигатькә чыккач, ут белән бик сак эш итәргә кирәк. Коми Республикасында янгын чыгу куркынычы гадәттән тыш югары булачак, анда явым-төшем көтелми, һава температурасы +27 градуска кадәр күтәреләчәк», - дип хәбәр итте ул.
Вильфанд сүзләренчә, якын көннәрдә Чувашия, Татарстан, Кырым, Тува республикалары, Әстерхан, Волгоград, Ростов, Томск, Иркутск, Ульяновск өлкәләре һәм Краснодар краенда да урманнарда янгын чыгу куркынычы гадәттән тыш югары булачак.