Краснодар татарлары «Саламат» бәйрәменә чакыра
Краснодарның «Болгар-К» җәмгыяте татар халкының борынгы көзге йоласы - «Саламат» бәйрәменә чакыра, дип хәбәр ителәр Краснодар татарларының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә.
Бәйрәм кунакларын милли уеннар, төрле бәйгеләр, концерт программасы, көрәш, татар милли ризыклары һ.б. көтә.
«Безнең бәйрәмгә балаларыгыз, туганнарыгыз, танышларыгызны да алып килегез, бөтен кешегә дә күңелле һәм кызык булачак. Сезне 8 октябрьдә 12.00 сәгатьтә Җиңүнең 30 еллыгы паркында (Яр буе урамы, 146) көтеп калабыз», - диелә хәбәрдә.