Татарстанда яшь гвардиячеләргә һәйкәл куелачак
Татарстанда 16 ноябрьдә герой яшь гвардиячеләргә һәйкәл ачу планлаштырыла. Әлегә урыны билгеләнмәгән, Татарстанның берничә район җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып барыла. Бу хакта «Татар-информ»га VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, «Беренчеләр хәрәкәте»нең Казан бүлеге җитәкчесе Динар Бариев хәбәр итте.
Монументны булдыруга 380 мең сум күләмендә грант бирелде, шулай ук «Яшь гвардия» федераль үзәгеннән тагын 200 мең сум җәлеп ителгән.
«Хәзер без һәйкәл нинди рәвештә булачагын хәл итәбез. Безнең өч вариант бар: монумент, истәлекле такталары сериясе яки барельефлар. Аны без быел 16 ноябрьдә ачарга планлаштырабыз», – дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.
Шул ук вакытта форматны сайлау һәйкәл урнаштырылачак районга бәйле. Проектны гамәлгә ашыру срогы кыска булуын исәпкә алып, әзерләү процессы инде башланган, аны урнаштыру урынын билгелисе калган.
«Безнең бурыч – ул геройлар турында истәлек сакланырлык итеп эшләү», – дип йомгаклады Бариев.
«Яшь гвардия» – 1942-1943 елларда нацист оккупациясе белән көрәшкән «Яшь гвардия» яшерен антифашист комсомол оешмасы. Яшьләрнең күбесе Краснодон шәһәрендә булган. Узган елда Россия Президенты Владимир Путин «Яшь гвардия» штабы әгъзасы Виктор Третьякевичка, аның вафатыннан соң, Россия Герое исеме бирде.