Татарстанга Миңнеханов белән очрашу өчен Үзбәкстан Президенты киләчәк
Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзияев 5 октябрьдән 7 октябрьгә кадәр рәсми сәфәр белән Россиягә килә. Бу хакта аның рәсми сайтында хәбәр ителә.
Үзбәкстан лидерының матбугат хезмәтендә сәфәрнең Россия Президенты Владимир Путин чакыруы буенча узуын билгеләп үттеләр. Аның кысаларында Мирзияев Татарстанга киләчәк һәм республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак дип көтелә.
Кремль мәгълүматларына караганда, Путин һәм Мирзияев стратегик партнерлык һәм союздашлыкның ике яклы мөнәсәбәтләрен үстерү перспективалары, региональ һәм халыкара актуаль мәсьәләләр турында фикер алышачак. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә дәүләт башлыклары рәсми белдерү ясаячак һәм берничә ведомствоара һәм коммерция килешүенә кул куячак.