Россиядә ягулыкка бәяләрне тотрыклыландыру өчен өстәмә чаралар булдырылды
Россиядә 1 октябрьдән ягулык демпферы яңадан торгызылды. Моңарчы нефтьчеләргә түләү өчен 0,5 коэффициенты гамәлдә булса, хәзер аңа төзәтмә кертелде һәм ул 1,0гә тигез. РФ Хөкүмәте белдерүендә шулай диелә.
Эчке базарда продукция саткан өчен нефтьчеләрнең кимегән керемнәрен компенсацияләүне арттыра торган өстәмә механизм базарны ягулык белән тутырырга ярдәм итәр дип көтелә. Бу биржада күпләп сату бәяләре үсешен тоткарларга һәм бензинны ваклап сату бәясен тотрыклыландырырга мөмкинлек бирәчәк.
Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә ягулыкка бәяләрне тотрыклыландыру өчен кабул ителгән чараларның җитәрлек булмавын әйтте. «Ваклап сату бәясе арта бит. Чаралар күрелә, ә бәя күтәрелә. Кулланучы башка звеноларда ниләр майтарылуы белән кызыксынмый. Аңа нәтиҗә кирәк», - дип мөрәҗәгать итте ул чарада катнашучыларга.