Марат Айзатуллин Лисичанск шәһәрен торгызуның барышын бәяләде
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин эш сәфәре белән Лисичанск шәһәрендә булды. Ул ТР вице-премьеры Евгений Варакин һәм «Татлизинг» дәүләт унитар предприятиесе генераль подрядчысы вәкиле белән очрашты. Очрашуда Лисичанск шәһәренең социаль объектларын ремонтлау эшләренең барышы, шулай ук төзелеш һәм ТКХ өлкәсендәге башка мөһим мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.
Айзатуллинның Лисичанск шәһәрен торгызуны шәхси контролендә тотуы зур һәм ышанычлы перспективалар хакында сөйли. Министрның Татарстанда төрле объектлар төзү һәм реконструкцияләүдә зур тәҗрибәсе бар. Ул профессиональ идарәче карьерасын «Главтатдортранс» дәүләт казна учреждениесе структурасында юл-төзелеш өлкәсендә башлый, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары була. Аннары «ТР баш инвестицион-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесен җитәкли. Соңгы елларда аның контролендә 400 миллиард сум акча үзләштерелде, 40 меңгә якын объект төзелде.
Агафонов исемендәге республика йогышлы авырулар хастаханәсен планнан тыш төзү Марат Айзатуллин өчен һөнәри осталыкка көтелмәгән сынау булды. Әлеге төзелеш дәүләт программаларының берсенә дә кертелмәгән, әмма пандемия шартларында бу бурычны рекордлы срокларда хәл итәргә кирәк иде. Һәм ул хәл ителде. Гомуми мәйданы 15 000 квадрат метр тәшкил иткән дүрт катлы бинаны 100 көндә сафка бастырдылар. Бу Татарстанның зур клиникаларына COVID- госпиталь режимыннан чыгарга һәм пациентларны планлы стационар кабул итүне яңадан башларга мөмкинлек бирде.
Марат Мансур улы Лисичанскида куйган бурычларның тиз арада һәм сыйфатлы хәл ителәчәгенә шикләнмәскә мөмкин.