Самара өлкәсендә билбау көрәше буенча турнир узды
Самара өлкәсенең Камышлы районы спортчылары билбау көрәше буенча өлкә ярышларында катнашты һәм призлы урыннар яулады. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
Шентала тимер юл станциясе бистәсендә узган ярышларда Самара өлкәсе һәм башка төбәкләрдән килгән 60тан артык спортчы катнашты.
Камышлы районы көрәшчеләре лаеклы нәтиҗә күрсәтте һәм призлы урыннарга лаек булды. Аерым алганда, Кәрим Рузметов – 1, Илнар Насыйров һәм Илдар Галимов 2нче урынны яулады.
«Спортчыларыбызны котлыйбыз, аларның уңышлары белән горурланабыз!» - диелә хәбәрдә.