Хөкүмәт Россиянең ягулык базарын тотрыклыландыру өчен өстәмә чаралар кабул итте
Хөкүмәт ягулык базарында тотрыклылыкны саклау өчен өстәмә системалы чараларны раслады. Бу хакта «Российская газета» Министрлар Кабинетының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
- 1 октябрьдә ягулык демпферы яңадан торгызыла, шул ук вакытта коэффициент 0,5тән 1гә кадәр күтәрелә, бу нефть эшкәртү заводларының эчке базарда мотор ягулыгын саткан вакытта кимегән керемнәрен компенсацияләү күләмен арттырачак;
- биржада 5нче класслы бензин һәм дизель сату өлешләре буенча нефтьчеләргә карата таләпләр арттырылды: 12,5тән 13 һәм 13тән 15 процентка кадәр.
- гамәлдәге чикләүләрне юкка чыгарганнан соң «соры» экспортка юл куймас өчен нефть продуктларына тоткарлау пошлинасы кертелә. Аның күләме нефть продуктлары белән тәэмин итүчеләр өчен тоннасына 50 мең сум тәшкил итәчәк;
- җитештерүче эшләп чыгарылган дизель ягулыгының ким дигәндә 50 процентын эчке базарга китерергә тиеш дигән шарт белән торбаүткәргечләр буйлап диңгез портларына килә торган дизель ягулыгы экспортына карата чикләү бетерелә.
Сентябрь аенда Хөкүмәт ягулык бәяләрен тотрыклыландыру өчен автомобиль бензины һәм дизельне читкә чыгаруны вакытлыча чикләде.