7 октябрь көнне Путин Үзбәкстанга Россия газын җибәрүдә катнашачак
7 октябрьдә Россия Президенты Владимир Путин Үзбәкстанга Россия газын җибәрү тантанасында катнашачак. Ике илнең сөйләшү нәтиҗәләре буенча Үзбәкстан коллегасы Шәүкәт Мирзияев белән уртак матбугат конференциясендә бу хакта дәүләт башлыгы сөйләде.
«Иртәгә без Шәүкәт Миромонович һәм Казахстан Президенты белән бергә Үзбәкстанга «Газпром»ның Россия газын җибәрү тантанасында катнашачакбыз. Бу — әлеге транспорт системалары тарихында беренче тапкыр. Россиядә табылган газ беркайчан да Урта Азия юнәлешендә җибәрелмәгән», – дип белдерде Путин.
Аның сүзләренчә, Путин бу хакта Мирзияев белән берничә ай элек килешкән һәм тәкъдим бик кыска вакыт эчендә гамәлгә ашырылган.
Исегезгә төшерәбез, Үзбәкстан Президенты Россиягә рәсми сәфәрен Казаннан башлады. Кичә ул Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.