Миңнеханов: Путин ярдәме белән Татарстан ышанычлы рәвештә алга бара
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов традицион республика киңәшмәсендә Россия Президенты Владимир Путинны туган көне белән котлады.
«Бүген, 7 октябрьдә, илебез Президенты Владимир Владимирович Путинның туган көне», — дип искәртте республика җитәкчесе, залдагылар аңа алкышлар белән җавап бирде.
«Аның шәхси игътибары һәм ярдәме белән Татарстан Республикасы ышанычлы рәвештә алга бара», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
«Бу — ил өчен әһәмиятле вакыт, без милли лидерыбыз янәшәсендә тагын да ныграк берләшергә һәм Ватан файдасына эшләргә тиешбез», — дип өстәде Татарстан Рәисе һәм тагын бер тапкыр дәүләт башлыгын котлады. Киңәшмәдә катнашучылар моңа кабат алкышлар белән җавап бирде.
Элегрәк «Татар-информ» Миңнехановның Путинны туган көне белән республика халкы исеменнән котлавын хәбәр иткән иде.