Апаста яшәүче махсус хәрби операциядәгеләргә сарымсак әзерләгән
Апаста яшәүче Роза Ногманова үз бакчасында үстергән сарымсакны махсус хәрби операциядә булган егетләргә җибәрергә теләвен белдергән. Бу хакта «Апастово-информ» яза.
«Читтә туган як күчтәнәче тагын да тәмле булыр. Суыклар башланганда сарымсак авыруларны кисәтү өчен дә файдалы. Егетләребез исән-сау гына була күрсен», - диде Роза апа.
«Роза апа көмеш волонтер буларак та изге эшләрдән читтә калмый. Носилкалар, сумкалар тегү эшендә дә беренче көннәрдән үк катнаша. Махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм китәсен белгәч тә бик теләп ярдәмен тәкъдим итте», диелгән хәбәрдә.