Россиядән Израиль аэропортларына төнге очышларга чикләүләр кертелде
Израильдә тотрыксыз хәрби-сәяси вазгыять сәбәпле, Росавиация Мәскәү вакыты белән төнге сәгать өчтән Россия аэропортларыннан Израиль аэропортларына төнге очышларга чикләүләр кертте. Ул махсус карарга кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта федераль агентлык сайтында хәбәр ителә.
«Авиакомпанияләргә Федераль авиация кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү һәм тоткарланган рейс пассажирларына барлык кирәкле хезмәтләрне күрсәтү, шулай ук билетларны штраф санкцияләрсез кайтару һәм алмаштыру өчен күрсәтмәләр бирелде», диелгән хәбәрдә.
Рейслары тоткарланган пассажирлар авиакомпанияләрнең контакт үзәкләренә 8-495-212-12-51 («Ред Вингс») һәм 7 863-226-00-05 («Азимут») телефоннары буенча мөрәҗәгать итеп, үз мәсьәләләрен хәл итә ала.