Чаллыда кан бирү акциясе оештырылачак
17 октябрьдә Чаллы кан үзәгендә кан бирү буенча көзге акция оештырыла. Чарада 18 яше тулган һәркем катнаша ала. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.
Акциядә 18 яшькә җиткән, 55 килограммнан артык авырлыктагы һәм донорлыкка каршы медицина күрсәтмәләре булмаган һәркем катнаша ала.
Кан үзәге җитәкчелеге белдерүенчә, Чаллыда ел саен 6-7 мең кеше кан тапшыра. Бүгенге көндә исәптә 10 мең донор бар.