Самарада губернаның иң оста кәләшен сайлаячаклар
29 октябрьдә Самара шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге Тимерьюлчылар мәдәният сараенда Укытучы һәм остаз елына багышланган «Самара губернасының супер-кәләше» бәйгесенең финалы узачак. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.
Бәйгенең максаты төрле милләт вәкилләренең күпкырлы мәдәнияте белән танышу, Самара өлкәсендә яшәүче төрле милләт вәкилләре арасында традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, күпмилләтле губернада милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытудан гыйбарәт.
Конкурсны «Ак юл» казах милли-мәдәни автономиясенең Самара төбәк иҗтимагый оешмасы Самара өлкәсе Хөкүмәте, Самара өлкәсе губернаторының Эшләр идарәсе департаменты һәм Самара өлкәсе Халыклар дуслыгы йорты ярдәмендә оештыра.