Yummy Music лейблы «Кайнатма» дип исемләнгән татарча подкаст тәкъдим итә
Yummy Music лейблы «Кайнатма» дип аталган татарча подкаст чыгара башлады. Аның алып баручысы — Казан кызы, активист һәм блогер Ләйлә Лерон.
«Кайнатма»да алып баручы һәм чакырылган кунак төрле темалар күтәрәчәкләр. Беренче чыгарылышның кунагы — татар рок-төркеме фронтмены Оскар Юнысов, ә подкастның темасы — лукизм», - дип хәбәр итә Yummy Music леблы матбугат хезмәте.
- Подкаст һәр якшәмбе 22.00 сәгатьтә чыгачак. Аны «Болгар радиосы» (91,5 FM) радиодулкыннарында тыңлап, Yummy Music һәм «Болгар радиосы» ВКонтактедагы рәсми төркемнәрендә карап булачак.