Хезмәттәшлекне планлаштыру өчен Катардан Татарстанга делегация киләчәк
Катар дәүләте якын көннәрдә хезмәттәшлек перспективаларын өйрәнү өчен Татарстан Республикасына делегация җибәрәчәк. Катар әмире шәех Тамим бен Хамад ат-Тани Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда шулай дип белдерде.
ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов Катар һәм Татарстан арасында товар әйләнешенең әлегә тыйнак булуын таныган.
Әмма республика җитәкчесе инануынча, Якын Көнчыгыш дәүләтенә озатылырга мөмкин продукциянең номенклатурасы шактый киң.
Шәех Тамим бен Хамад ат-Тани алда торган KazanForum 2024 саммитында катнашу өчен Катарда эшкуарлар төркеме формалаштырылачагы хакында хәбәр итте. Ул шулай ук ТР делегациясен киләсе елның маенда Дохада узачак икътисади саммитта катнашырга чакырды.
Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов тәҗрибә үзләштерү һәм эшлекле элемтәләрне җайга салу өчен Катарга хакимият, сәнәгать һәм бизнес вәкилләре төркеме җибәреләчәген вәгъдә итте.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Катарның ислам банкингы системасын гамәлгә кертү тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер булуы хакында хәбәр иткән иде.