Пензада «Татар кызы-2023» бәйгесе җиңүчесе Альбина Медведева белән очрашу булган
Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе «Татар кызы - 2023» Халыкара матурлык бәйгесендә җиңгән Альбина Медведева белән очрашу оештырды. Бу хакта оешма «Вконтакте» төркемендә хәбәр итә.
Очрашуда катнашучылар арасында Пенза өлкәсе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Олег Ягов, Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җиһанша Туктаров, «Пенза» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Оксана Чубарь һәм автономия активы бар иде.
Очрашу барышында кунакларга «Татар кызы - 2023» Халыкара матурлык бәйгесендә җиңү яулар өчен Альбина Медведева үткән юл турында видеоролик та карады.
«Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе чараны оештыруда ярдәм иткәннәре һәм анда катнашканнары өчен барлык кунакларга ихлас рәхмәтләрен белдерә», – диелә хәбәрдә.