Казан вертолет заводы генераль директоры вазифасыннан китте
«Россия вертолетлары» холдингына кергән Казан вертолет заводының генераль директоры Владимир Гинсбург үз теләге белән вазифасыннан киткән. Бу хакта предприятиенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, Гинсбург вертолет заводы белән 2021 елдан бирле җитәкчелек итте. Моңа кадәр ул «Казан электротехника заводы»н җитәкләде. Бу вазифаны ул 2004 елдан бирле биләде.
Владимир Гинсбург 1954 елның 3 августында Киров өлкәсенең Красная Поляна бистәсендә туган. 1982 елда Киров исемендәге Казан химия-технология институтын тәмамлап, ул 12 ел эчендә слесарь укучысыннан директор урынбасарына кадәр юл үтә. Татарстан Республикасының һәм Россиянең Атказанган машина төзүчесе исеменә ия.