Бөгелмәдән бер гаилә «Алга» батальоны хәрбиләренә автомобиль җибәргән
Бөгелмәлеләр махсус операциядә катнашучы якташларына булышлыкны дәвам итә. Ирле-хатынлы Алексей һәм Ирина Яковенколар махсус хәрби операция зонасына үз машиналарын җибәргән, ул «Алга» батальонында үз теләге белән хезмәт итүче хәрбиләргә тәгаенләнгән.
Алексей һәм Ирина машинаның ачкычларын тапшырып, кыска вакытлы ялга кайткан хәрбине озаткан, аңа хәерле юл һәм җиңү белән тизрәк кайтуын теләгәннәр.
Машинаны шәһәр буш җибәрә алмаган, шуңа күрә алгы сызыкка тапшыру өчен складта булган күп кенә кирәкле әйберләрне төягәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га Бөгелмә районының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Районнан ярдәм хәрбиләрнең сораулары нигезендә формалаша. Бу, нигездә, техника, кораллар һәм җиһазлар өчен комплектлау һәм запас частьләр, шәхси посылкалар һәм позициядә көнкүрештәге кирәкле барлык әйберләр.
«Традицион рәвештә бөгелмәлеләрдән хатлар да тапшырабыз. Безнең ярдәм сугышчыларга бик мөһим. Барыгызга да зур рәхмәт!» — ди район башлыгы Линар Закиров.
Махсус хәрби операция узган елның 24 февраленнән Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә үткәрелә. Россия Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатка ирешкәнче, шул исәптән, Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдырылганчыга кадәр дәвам итәчәк.
Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында eroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.