Самарада Идел буе халыклары мәдәнияте белән таныштырдылар
Самарада ел саен уздырылучы «Күңелсезләнмә» («Не скучай») II этнографик фестивале үтте. Ул Самара шәһәренең Идел буе халыклары китапханәсендә 1-8 октябрь көннәрендә оештырылды. Фестиваль Идел буе халыклары мәдәнияте һәм традицияләре дөньясына багышланган. Бу хакта «Самара татарлары» яза.
Фестиваль халыкара телекүпер белән Самара һәм Брест шәһәрләрен берләштерде. Ул халык традицияләренә һәм мәдәни тәҗрибә алмашуга багышланган.
Фестиваль кунаклары өчен Идел буе халыкларының торакларына һәм музыкасына багышланган программа әзерләнгән иде.
Фестиваль дәресләрендә чуваш, эрзә, белорус телләре белән танышырга мөмкинлек бирде. Шулай ук татар һәм мари әкиятләренә багышланган мавыктыргыч чаралар узды.
Китапханә хезмәткәрләре төрле халыкларның курчак-амулетларын ясау буенча мастер-класслар сериясен, «Әкияти Россия» этнографик һәм әдәби викторинасын үткәрде.
«Күңелсезләнмә» фестивале мәдәни ачышлар һәм дусларча очрашуларга бай иде, анда 720дән артык кунак килгән иде, диелгән хәбәрдә.