Илдар Абдразаков Россия — Камерун футбол матчы алдыннан Россия гимнын башкарды
Башкортстанда туып-үскән, атаклы опера җырчысы Илдар Абдразаков «ВТБ Аренда»да Россия — Камерун футбол матчы алдыннан Россия гимнын башкарды. Камерун җыелмасына каршы иптәшләрчә матч Мәскәүдә узды. Россия җыелма командасы марттан соң үз кырында беренче тапкыр уйнады. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
«Кечкенәдән үк спортны яратам, футбол, баскетбол, бокс, көрәш, йөзү белән шөгыльләндем, хәтта шахмат секциясенә дә йөрдем. Хәзер инде өч ел хоккей уйныйм, үземдә спорт рухын күтәрәм!» – дип сөйләгән булган «Башинформ»га Россиянең атказанган артисты һәм Башкортстанның халык артисты, ике тапкыр «Грэмми» иясе Илдар Абдразаков.
Артист сүзләренчә, Россия гимнын аңа элегрәк Уфада футбол стадионнарында боз аренасында «Салават Юлаев» хоккей командасы уйнаганда тамашачы сыйфатында башкарырга туры килгән.
Искәртик, Илдар Абдразаков һәм аның хезмәттәше, Башкортстанда туып-үскән Айгөл Әхмәтшина, опера сәнгате өлкәсендәге казанышлар өчен ел саен бирелә торган Casta Diva Россия һөнәри премиясе лауреатлары булды.