Апас урманчылары «Урман ашханәсе»нә җим салды
Татарстан биоресурслар дәүләт комитеты инициативасы буенча, кыргый җәнлекләр һәм урманда яшәүче кошлар өчен җимлек кую акциясе үтте. Урман җәнлекләрен кайгыртуга багышланган чаралар Апас районында оештырылды. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.
Табар Черкене мәктәбенең яшь табигать сакчылары җимлекләр кую эшенә кушылды.
Акциядә хайваннар һәм үсемлекчелек дөньясы, аеруча саклана торган табигый тирәлек өлкәсендә дәүләт күзәтчелек идарәсенең районара бүлеге җитәкчесе Рифат Гәрәев, егерь Муса Хафизов, Төбәк Черкене урманчылары катнашты.
Хезмәткәрләр яшь буын белән берлектә җимлекләр, азыклар урнаштырды.