Татарстанда +17 градуска кадәр җылыта, яңгырлар һәм көчле җил көтелә
Бүген, 15 октябрьдә, Татарстанда дымлы һава торышы саклана, температура фоны күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада көн болытлы булачак. Барлык районнарда, Казанны да кертеп, бераз яңгыр явачак.
Көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исүе көтелә. Кайбер урыннарда, шул исәптән ТР башкаласында да, көчәйгәндә аның тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк, дип кисәтә синоптиклар.
Татарстанда көндез һава торышы +12..+17 градус (Казанда +14..+16 градус) тәшкил итәчәк.