Элек депутат һәм Татарстан Хосусыйлаштыру фонды директоры булган Гелий Кобелев вафат
Гелий Кобелевның 86нчы яшендә йөрәге тибүдән туктады. Ул төрле елларда унберенче һәм уникенче чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты, беренче чакырылыш Татарстан халык депутаты, ТР Дәүләт Советы президиумы әгъзасы, республика Хосусыйлаштыру фонды директоры булды.
«Гелий Васильевич озак еллар Фаразлау һәм бюджет-финанс мәсьәләләре даими комиссиясе рәисе, Дәүләт Советы депутаты булды, Татарстан башкаласында бик әйбәт эшләде», – диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент президиумы утырышында.
Ул Кобелевны якшәмбе көнне – 15 октябрьдә соңгы юлга озатачакларын хәбәр итте. Депутатлар, аның туганнары белән элемтәгә кереп, тиешле ярдәм күрсәткән. «Без аның белән эшләгән һәм аны яхшы белгән депутатлар төркемен, бигрәк тә ветераннарны җыячакбыз һәм бу кешегә соңгы тапкыр кадер-хөрмәт күрсәтәчәкбез», – дип искәртте парламент башлыгы.
Дәүләт Советы президиумы утырышында Гелий Кобелевны бер минут тынлык белән искә алдылар.
- Кобелев 1961 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген, һөнәр училищесын тәмамлаганнан соң, 1953 елда башлый. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында токарьдан алып цех башлыгына кадәр озын юл уза.