Эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләү турындагы проект Думага тапшырылды
Думаның Хезмәт комитеты рәисе Ярослав Нилов һәм Думада ЛДПР фракциясеннән булган башка депутатлар бюджет учреждениеләрендә эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү турындагы закон проектын Дәүләт Думасына тапшырды. Проект Думаның электрон базасында урнаштырылган, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.
«Планлаштырылган нигезләмәләр 2016 елдан башлап ясалган барлык индексацияләрне исәпкә алып билгеләнгән иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләүнең һәм бер пенсия коэффициенты бәясенең күрсәтелгән датага актуаль булган күләмнәреннән чыгып, 2024 елның 1 гыйнварыннан күрсәтелгән өлкәләрдә (бюджет) эшләүче пенсионерларның иминият пенсиясе түләүләрен тулы күләмдә яңадан торгызуга юнәлдерелгән», – диелә закон проектының аңлатма язуында.
Анда билгеләп үтелгәнчә, 2016 елдан эшләүче пенсионерларның иминият пенсиясенә фиксацияле түләүнең күләмен индексацияләү гамәлдән чыгарылган. Шул рәвешле, эш хаклары болай да зур булмаган бюджет хезмәткәрләре финанс кыенлыклары кичергән һәм эшләүләрен дәвам итәргә мәҗбүр булган.
Эшләүче пенсионерларның аерым категориясенә карата тәҗрибә рәвешендә тәкъдим ителгән әлеге чара социаль гаделлекне торгызуга һәм гражданнарның пенсия системасына ышанычын югалтмавына ярдәм итәчәк. Бу аеруча бюджет оешмаларының түбән звеносындагы хезмәт хакы аз түләнә торган белгечләргә (балалар бакчасында эшләүчеләр, хастаханә санитарлары, социаль хезмәткәрләр) кагыла, диелә документта.