Татарстанда юеш юлда җиңел машина кюветка төшеп әйләнгән, пассажиры — хастаханәдә
Юл һәлакәте бүген Апас районында, «Казан-Буа-Ульяновск» автомобиль юлының 84 нче километрында булган.
«Лада Гранта» руле артындагы яшь ханым юеш юлда машина белән идарәне югалта һәм кюветка «оча», шуннан соң автомобиль әйләнеп чыга һәм кабат тәгәрмәчләренә баса. Бу хакта «Татар-информ»га юл һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.
Алар әйтүенчә, машинада тагын бер кеше булган — пассажирны «ашыгыч ярдәм» табиблары алып киткән.