Төркиядән Берил Дәүләт: Разил Вәлиев иҗаты белән халык күңелендә яшәр
Тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы, галим Надир Дәүләтнең хатыны Берил Дәүләт социаль челтәрдә җәмәгать эшлеклесе, язучы, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев турында истәлекләре белән уртаклашкан.
«Надир Дәүләт белән Разил Вәлиев 1990 елларда чикләр ачылгач, танышты. Аларның дуслыгы 30 елга якын дәвам итте. Икесе дә бер үк яшьтә 2,5 ел аерма белән китеп бардылар. Разил абзый булганга күрә дә Казан безнең өчен ватаныбыз иде. Ул һәрчак ихлас, энергиячел, ярдәмчел кеше иде. Колакларымда әле дә аның тавышы яңгырап тора: «Татарның дәүләте юк түгел, бар. Татарның Надир Дәүләте бар», «Берил ханым безнең депутатлардан татарча яхшырак сөйләшә», «Надир Дәүләт Казанга килде түгел, Казанга кайтты, дибез», – дип искә ала Берил Дәүләт.
Ул Разил Вәлиевнең якыннарының авыр кайгысын уртаклашкан. «Урының җәннәттә булсын, җан дус. Иҗатың белән – халык күңелендә, хәтерең белән йөрәгебездә яшәячәксең. Алия ханымга, Сөембикәгә сабырлык телим», – дип язган.