Екатеринбургта «Шома бас» дигән бию бәйгесе җиңүчесенә 100 000 сум биреләчәк
![Екатеринбургта «Шома бас» дигән бию бәйгесе җиңүчесенә 100 000 сум биреләчәк](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/10/22/ca2a43646012eedb31e69f835f4eb16c.jpg)
11-12 ноябрьдә Екатеринбургта «Шома бас» Халыкара татар биюләрен башкаручылар бәйгесе узачак. Конкурсның Гран-при иясенә татар милли сәхнә киемнәре тегү өчен 100 000 сумлык сертификат тапшырылачак. Бәйгедә катнашу өчен документлар 3 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге шул турыда хәбәр итте.
Конкурсны үткәрү татар халкының бию мирасына карата кызыксынуны арттыру һәм перспективалы иҗат коллективларының иҗади эшчәнлеге өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Жюри рәисе – Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы орденлы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Төрки дөньяның Алтын медале иясе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов.
Бәйгедә катнашу өчен документларны 3714319@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Конкурсның кураторы – Татарстанның Даими вәкиллеге консультанты Рифат Йосыпов.
-
Чара Татарстан һәм Свердловск өлкәсе Мәдәният министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы, Свердловск дәүләт өлкә Халык иҗаты сарае ярдәмендә үткәрелә.
-
Бәйгенең оештыручылары – Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм «Свердловск өлкәсе татарлары конгрессы (Урал татарлары)» төбәк иҗтимагый оешмасы.