«Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле «Алтын битлек»нең 9 номинациясенә тәкъдим ителгән
Мәхмүт Галәү романнары буенча Фәрит Бикчәнтәев куелышындагы «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле «Алтын битлек» Милли театр премиясенә тәкъдим ителгән.
Илнең төп театр премиясенә спектакль берьюлы тугыз номинациядә тәкъдим ителә:
«Зур формалы иң яхшы спектакль»;
«Режиссерның иң яхшы эше» — Фәрит Бикчәнтәев;
«Иң яхшы хатын-кыз роле» — Ләйсән Гатауллина;
«Иң яхшы ир-ат роле» — Фәннур Мөхәммәтҗанов;
«Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» — Люция Хәмитова;
«Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» — Илдус Габдрахманов;
«Рәссам эше» — Сергей Скоморохов;
«Костюмнар буенча рәссам эше» — Марина Марьянич;
«Яктылык буенча рәссам эше» — Тарас Михалевский.
Драма театрлары арасында Камал театры 2022-23 сезонда «Алтын битлек»нең «Зур формалы» номинациясендә Татарстан Республикасын тәкъдим итүче бердәнбер театр, дип искәрттеләр театрда.