Раилә Гарипова «Йолдызлык» арт-резиденциясе артистларының бию осталыгын бәяләде
«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясенең 17 артисты бию буенча традицион имтихан тапшырды. Артистларның рок-н-ролл, танго һәм чегән биюләрен РФ атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Раилә Гарипова белән берлектә театр җитәкчелеге бәяләгән.
«Һәр театр сезоны уртасында һәм ахырында бию һәм укылган китаплар буенча артистлардан имтихан үткәрелә», – дип хәбәр итә арт-резиденциясенең матбугат үзәге. «Мондый ысул артистларны яхшы формада тоту, шулай ук аларның квалификациясен раслау һәм күтәрү өчен кирәк», – дип аңлата арт-резиденциянең баш режиссеры Александр Туманов.
«Артистлар өчен мондый тәҗрибә бик кирәк, – диде Раилә Гарипова имтихан турында. - Бүген күргәннәрдән шуны әйтергә була: арт-резиденция артистлары осталыкта да, төрле жанрлардагы күнекмәләр буенча да шактый үскән. Бу мине, әлбәттә, бик сөендерде. Театр артисты сәхнә хәрәкәте техникасын да яхшы үзләштерергә тиеш».
Артистларның имтиханында, шулай ук, «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясенең генераль директоры, мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты, Татарстанның һәм Кырымның атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Туманов, арт-резиденциянең баш режиссеры Александр Туманов, танылган тележурналист, «Эфир» телеканалының мәдәният бүлеге мөхәррире, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Пивоваров, шулай ук театр җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм журналистлар катнашкан.
«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе актеры, Татарстан Республикасының атказанган артисты, җырчы Владимир Шнитко ассызыклаганча, барлык артистларга да яхшы профессиональ форманы саклап калу өчен мондый күнегүләрне даими үтәргә кирәк.
«Бию, пластиканы, тәнне камилләштерү мөһим. Бу ярдәмче әйберләр артистка һава кебек кирәк. Кайвакыт актер эчке яктан тулы була, ә аяклары яки куллары «ялганлый». Шуңа күрә мондый тәҗрибәләр һәркемгә кирәк: башлангыч артистларга да, профессионалларга да», – ди ул.
Арт-резиденциянең штатлы педагог-хореографы Анна Федорова имтиханнар үткәрү тәҗрибәсе артистлар үз үсешендә алга бара алсын өчен мөһим дип ышана. «Даими дәресләр физик әзерлекне ныгытырга, тәнне, эмоцияләрне камилләштерергә мөмкинлек бирә. Ә имтиханнар яхшырак булырга ярдәм итә», - ди ул.
Александр Туманов сүзләренчә, якын арада Л.М. Шихматовның «От студии к театру», Л.М. Шихматов һәм В.К. Львованың «Сценические этюды» китаплары буенча имтихан планлаштырылган. Сезон ахырына таба артистлар бию буенча тагын бер имтихан тапшырачаклар (татар, испан биюләре, лезгинка).
Әгәр дә кемдер имтиханны тапшыра алмаса, университет практикасына охшатып, аны камилләштерү һәм яңадан тапшыру каралган. Быел имтиханны тапшырган барлык артистлар югары дәрәҗәдәге чыгышлар белән сөендергән.