Татарстан халкына милеккә салымнарның ничек исәпләнүе һәм түләнүе турында сөйләячәкләр
Татарстанда яшәүчеләрне физик затлар мөлкәтенә салым салу мәсьәләләре буенча бушлай вебинарга чакыралар. Ул 24 октябрь көнне, иртәнге сәгать 10га планлаштырылган. Бу хакта Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә.
Вебинарны тыңлаучыларга физик затларның нинди мөлкәт салымнары түләве, салымнарның ничек исәпләнүе һәм нинди салым ставкалары кулланылуы, салым законнарында нинди ташламалар каралган, шулай ук салымнарны түләү сроклары һәм ысуллары турында сөйләячәкләр. Шулай ук кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге булачак.
Вебинар спикеры Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе 2нче камераль контроль бүлегенең баш дәүләт салым инспекторы Алсу Шакирова булачак.
Катнашу өчен сылтама буенча керергә һәм ачылган биткә «катнашачакмын» дип басарга һәм чарага теркәлергә кирәк. Вебинар алдында сылтаманы ачарга һәм «вебинарга күчәргә» дигән бүлеккә басарга.
Вебинарда катнашу түләүсез.