Хоккейчы Зарипов Балалар республика клиник хастаханәсенә автографлы кәшәкәсен бүләк итте
![Хоккейчы Зарипов Балалар республика клиник хастаханәсенә автографлы кәшәкәсен бүләк итте](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/10/22/13f01ed2e6ac5d06f3a9d2179e8d7e28.jpeg)
«Ак Барс» хоккейчысы Данис Зарипов Балалар республика клиник хастаханәсенә үзенең автографы белән кәшәкә бүләк итте. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казанның «Ак Барс» хоккей командасының элекеге капитаны Данис Зарипов Республика балалар клиник хастаханәсенең еш килә торган һәм яраткан кунагы. Спортчы белән балалар рәхәтләнеп аралаша, фотога төшә, ә аларның кумиры аларга автограф һәм истәлекле бүләкләр тарата.