Татарстан синоптиклары бозлавык һәм җепшек кар турында кисәтә
![Татарстан синоптиклары бозлавык һәм җепшек кар турында кисәтә](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/10/23/cdf1c07cb12609a138099ae27e9aa6a1.jpg)
Бүген иртән һәм көндез Татарстанда һава торышы бозылачак. Синоптиклар белешмәсе буенча, республикада бозлавык һәм җепшек кар яву көтелә. Бу турыда Гидрометеоүзәк хәбәр итә.
Урыны белән җепшек кар явачак, ул яңгыр белән алмашыначак, шулай ук көчле җил исәчәк. Җил тизлеге секундына 17 метрга җитәр дип фаразлана.
Кайсыбер районнарда юлларда бозлавык була, диелә хәбәрдә.
Көндез һава температурасы +1..+6 градус көтелә.