Казанда Горький шоссесында бер машина йөртүче йөрәк өянәгеннән үлгән
Фаҗига бүген иртән Казанның Горький шоссесында «Олимпиец» комплексы каршында булды.
Chevrolet Cruze шоферы аңын югалта, нәтиҗәдә металл отбойникка бәрелә.
Шәһәр дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, шоферның йөрәк өянәге була һәм ул идарә итүне югалта. Шофер һәлакәт урынында ук өянәктән вафат була.