Свердловск өлкәсенең Аракай авылында «Уйнагыз, гармуннар!» конкурсы узды
21 октябрьдә Аракай авылының милли мәдәни комплексы муниципаль мәдәният учреждениесе базасында милли уен коралларында башкаручыларның төбәкара «Уйнагыз, гармуннар!» конкурсы узды.
Конкурс милли үзаң дәрәҗәсен күтәрү һәм милли мәдәниятне, телне, традицияләрне саклау, милли мирасны баету һәм популярлаштыруның киң җәмәгатьчелек ихтыяҗын аңлату, яңа исемнәрне ачыклау һәм талантлы, үзенчәлекле музыкаль сәләтләргә ярдәм итү максатларында үткәрелә.
Жюри составында легендар гармунчы, Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасының халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, Туймазы шәһәре, Башкортстан Республикасы, виртуоз баянчы, Казан дәүләт мәдәният институтының кафедра мөдире, Татарстан Республикасының атказанган артисты Наил Сәгъдиев, виртуоз гармунчы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры Ринат Мөхетдинов булды.
Конкурста Россия Федерациясенең 6 төбәгеннән вәкилләр катнашты: Башкортстан Республикасы, Төмән өлкәсе, Пермь крае, Чиләбе өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Татарстан Республикасы.