Татарстанда 2 градус җылы булачак
![Татарстанда 2 градус җылы булачак](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/10/26/a0803b14e5bdb01c8ac4cc4731629770.jpg)
Бүген Татарстанда температура фонының бераз күтәрелүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Республикада көндез явым-төшем бик аз, төнлә яуган кар туктаячак.
Төньяк-көнбатыштан 4-9 м/с тизлектә җил фаразлана. Юлларда урыны белән бозлавык сакланачак, дип билгели синоптиклар.
Көннең якты вакытында һава -2, +2 градуска кадәр җылыначак (Казанда 0, +2 градуска кадәр), дип хәбәр итә метеорологлар.