Кукмара районында юлдан җәяү барган ир-атны йөк машинасы бәрдергән, җәяүле үлгән
Авария бер көн элек кич булган. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Shacman йөк машинасы йөртүчесе юлдан баручы 56 яшьлек җәяүлене бәрдерә. Җәяүледә яктылык кайтаручы элементлы әйберләр булмый.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүле урында ук үлә.
Дәүләт автоинспекциясе искә төшерә: тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт иткәндә, сезне юлда шактый ераклыктан ук күрергә мөмкинлек бирүче яктылык кайтаручы элементлардан файдаланыгыз.
Яктылык кайтаручы элементларны куллану җәяүлене бәрдерү куркынычын киметә, дип билгеләп үттеләр ведомствода.