Лениногорск янында ике машина бәрелешкән, бер кеше һәлак булган
Бүген Лениногорск районында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Volkswagen автомобиле йөртүчесе «узып китү тыелган» дигән тыю билгесе торган урында каршы як юлга чыга һәм Hyundai җиңел автомобиле белән бәрелешә.
Нәтиҗәдә, Hyundai шоферы вафат була, Volkswagen шоферы җәрәхәтләр ала.
Юл-транспорт һәлакәте сәбәпләре ачыклана.
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы як полосага чыгу белән бәйле маневрлардан тыелырга чакыра.