Чаллы урамнарын ташландык машиналардан арындырачаклар
Чаллы шәһәренең Комсомол районы администрациясе белгечләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә 2 рейд уздырды. Алар законсыз алкоголь сату нокталарын тикшерделәр. Шулай ук ташландык машиналарны җыю буенча да эш алып барылды. Бу хакта «Шәһр Чаллы» газетасы яза.
Аларның игътибарын Машинастроительная урамындагы рекламалы автомобиль җәлеп иткән.
«Әлеге машиналар шәһәрне бер дә бизәми. Кунаклар алдында оят», – диде Комсомол районы башлыгы Ленар Әхмәтҗанов.
Ташлап калдырылган машиналар хуҗаларына кисәтү ясалды. Алар автомобильләрен алып куярга тиеш. Кисәтүгә колак салмасалар, машиналарын Комсомол районы эвакуацияләячәк, диелә хәбәрдә.