«Миллиард.Татар» елның төп мәдәни татар вакыйгасын укучылары ярдәмендә билгеләячәк
«2023 ел татарлары» рейтингы кысаларында «Миллиард.Татар» интернет-проекты узып баручы елда татар мәдәниятенең төп вакыйгасын укучылары белән бергә сайлаячак.
Номинантлар арасында, аерым алганда, «татар киносының үсеше», Галиәсгәр Камал исемендәге театрның яңа бинасы, Болгарда үткән «Яңарыш: эпос заманча укылышта» фестивале һәм «Фәхрине үтереп ташладылар» романы басылып чыгу, «Дәртфест» заманча татар мәдәнияте фестивале бар.
Моннан тыш, «Печән базары» фестиваленең унъеллыгын, «Татар хатын-кызы дөньясы» проектын, «Идегәй» спектакле премьерасын, «Казан Идел буе: халык мәдәнияте образлары» күргәзмәсен һәм «Каракүз» этномәдәни фестивален сайларга мөмкин.
Ачык онлайн тавыш бирү «Миллиард.Татар»ның телеграмм-каналында һәм «ВКонтакте» социаль челтәре төркемендә оештырылган.