Татарстанда җепшек кар, бозлавык, томан һәм көчле җил көтелә
Якшәмбе, 29 октябрьдә, Татарстанда тотрыксыз һава торышы сакланачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Республикада урыны белән яңгыр һәм җепшек кар кебек көчле явым-төшем көтелә. Моннан тыш, кайбер урыннарда бозлавык барлыкка киләчәк һәм томан төшәчәк.
Моннан тыш, төнлә секундына 15 метрга кадәр көчле җил булырга мөмкин. Юлларда бозлавык, кар яту һәм кар боткасы фаразлана.