Татарстанда 2023 елга торак тапшыру планы 95,5 процентка үтәлгән
Татарстанда торакны файдалануга тапшыру планы 95,5 процентка үтәлгән. Төзүчеләр тарафыннан 2 млн 960 мең кв.метр файдалануга тапшырылган. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, гомуми күләмнән якынча 1 млн 163 мең кв мәйданны коммерцияле торак биләп тора – бу күпфатирлы 145 йорт. Бу өлештә план 81 процентка үтәлгән.
Социаль ипотека программасы буенча 36 йорт төзелгән. Еллык план 90,5 процентка үтәлгән.
Шәхси торак төзелеше ягыннан еллык план 9 процентка арттырып үтәлгән. Республикада планлаштырылганнан тыш меңгә якын йорт төзелгән.
Торак төзелешенә ярдәм итүгә «Торак»(гомуми үтәлеш 62 процент тәшкил итә) һәм «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» (Саба районында бер объект кала) федераль ике программа юнәлдерелгән.
Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте.