Ульяновскида «Чәкчәк-пати» кичәсенә Татарстан, Свердловск, Оренбург татарлары җыелган
29 октябрьдә Ульяновск Татар мәдәнияте үзәгендә татар яшьләренең «Чәкчәк-пати» кичәсе булды. Бу турыда Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы телеграм-каналында хәбәр итте.
«Анда өлкә районнарыннан, Оренбург, Самара, Свердловск өлкәләреннән, Башкортстан һәм Татарстан районнарыннан егетләр һәм кызлар чакырулы. Яшьләр җыр-бию, кичке уеннарда, конкурсларда катнашты. Кыска гына итеп әйткәндә, дискотека менә дигән булып чыкты», - дип хәбәр итә өлкә Татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин.