«Смена» заманча мәдәният үзәгендә балалар сәнгать студиясе ачыла
Казандагы «Смена» заманча мәдәният үзәгендә балалар сәнгать студиясе ачыла. Балаларны мастер-класслар, китаплар турында фикер алышу һәм экскурсия-медиация көтә.
Укытучылар белән бергә балалар сәнгать техникасын өйрәнәчәк, фантазияне үстерәчәк һәм әсәрләр иҗат итәчәк. Проект программасына дүрт курс кергән: «Китап серләре» басма графика буенча дәресләр циклы; «Art & science. Сәнгать һәм компьютер фәннәре» курсы; «Ак монстр» сәнгать техникасын өйрәнү буенча дәресләр сериясе; «Без - сәнгать» китап клубы эше.
Беренче очрашулар 11 ноябрьдә узачак. Дәресләр һәр шимбәдә оештырылыр дип көтелә.
«Смена дети» проекты балаларга иҗади потенциалларын ачарга ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә үзәкнең матбугат хезмәте.