Татарстан Рәисе миграция өлкәсендә вазгыятьне контрольдә тотуның мөһим булуын әйтте
Татарстанда җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать иминлеген саклау өчен миграция өлкәсендәге вазгыятьне контрольдә тоту мөһим. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Иминлек советы белән Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр советының уртак утырышында белдерде.
«Татарстан тарихи яктан күп халыклар өчен уртак йорт булып тора. Соңгы дистә елда Татарстанның күпмилләтле гаиләсенең зур шәһәрләрдә дә, күп кенә авыл җирлекләрендә дә даими артуы күзәтелә. Бу шул исәптән Россия паспорты алган хезмәт мигрантлары, чит ил гражданнарының, шулай ук чит ил студентларының саны хисабына арта», - диде Татарстан Рәисе.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Ул билгеләп үткәнчә, Россиянең кайбер төбәкләрендә күпләп чит ил эшчеләре килү аркасында кискен вазгыять туа.
«Мондый фактлар безнең республикада да бар. Җәмәгать тәртибен саклау һәм иминлекне тәэмин итү максатларында республикада миграция даирәсендәге вазгыятьне контрольдә тоту мөһим», - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.