Миңнеханов: Ислам банкингы өлкәсендә килешүләр саны ике тапкыр артты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов партнерлык финанслары турында федераль закон кабул ителгәннән соң ислам банкингы продуктларына карата кызыксыну артуы турында белдерде. Бу хакта ул төбәктә партнерлык (ислам) финансларын үстерү буенча киңәшмәдә әйтте.
«Закон кабул итү бизнес һәм халыкның ислам финансларына кызыксынуын стимуллаштырды. Базарда катнашучылар мәгълүматы буенча, агымдагы елда килешүләр саны узган елга караганда ике тапкырга арткан инде», - диде Миңнеханов.
Беренчедән, Татарстан партнерлык финансларын үстерү белән кызыксына, чөнки бу ислам илләреннән инвестицияләр җәлеп итә ала. Икенчедән, банк продуктларыннан дин тотучы мөселманнар файдалана алачак. Мисал өчен, шәригать кануннары буенча традицион ипотека алырга ярамый.
«Ак Барс» банкы идарә рәисенең беренче урынбасары Радик Сәләхетдинов сүзләренчә, яшәү шартларын яхшыртырга теләгән күп балалы мөселман гаиләсе ислам ипотекасы белән кызыксынучы төп клиент булып тора.
Татарстан Премьер-министры урынбасары - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстанда ислам банкингы буенча экспериментка катнаша торган финанс оешмалары турында әйткән иде.