Непалда җир тетрәү вакытында кешеләр үлү сәбәпле, Владимир Путин кайгы уртаклашты
Непалның көнбатышында күпсанлы корбаннарга китергән җир тетрәү булды. Шул сәбәпле Россия Президенты Владимир Путин Непал җитәкчелегенең кайгысын уртаклашты. Телеграмма Президент Рам Чандра Паудел һәм Премьер Пушпа Камал Дахалга адресланган.
«Әлеге табигый бәла-каза нәтиҗәсендә һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарына ихлас теләктәшлек сүзләрен тапшыруыгызны сорыйм, шулай ук барлык зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын теләп калам», - диелә Кремльнең матбугат хезмәте чыгарган текстта.
Соңгы мәгълүматлар буенча, ким дигәндә 128 кеше җир тетрәү корбаны булган.