Миңнеханов Каракалпакстанда көнкүреш техникасы җитештерү заводын бәяләде
Эш сәфәре белән Үзбәкстанда булган Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Каракалпакстанның Нукус шәһәрендәге Prime electric engineering предприятиесенә килде. Бу хакта Татарстан җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Миңнехановка элек моның иске заводның буш бинасы булганлыгы турында сөйләделәр. Әмма Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеев инициативасы белән һәм махсус ташламалар ярдәмендә бинада ремонт ясаганнар, җиһазлар сатып алганнар һәм җитештерүне башлап җибәргәннәр.
Татарстан җитәкчесе җитештерү линейкасын бәяләде һәм Каракалпакстан территориясендә гамәлдә булган ташламалар белән танышты.
Исегезгә төшерәбез, Миңнеханов республикага кичә килде. Татарстан делегациясенең планнарында —предприятиеләргә бару, шулай ук Каракалпакстан җитәкчелеге белән очрашу.